-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 Май 2023, 14:55

Автобуста юл хакы бушлай булырмы?

Депутатлар яңа закон проектын карарга әзерләнә.

Автобуста юл хакы бушлай булырмы?
Автобуста юл хакы бушлай булырмы?

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары пассажирларны терминал аша электрон түләү мөмкинлеге белән тәэмин итү турында закон проектын караячак. Терминал "эшләмәсә" яки башка сәбәпләр аркасында түләүне кабул итү мөмкин булмаса, пассажир өчен юл хакы бушлай булачак, дип билгеләп үттеләр республика Дәүләт җыелышы матбугат хезмәтендә.

Парламентта билгеләүләренчә, акчалата яки онлайн-күчерү белән исәпләшү водительнең игътибарын читкә юнәлтә һәм кешеләрне йөрткәндә хәвеф тудыра. Водительләр, кондукторлар тарафыннан юллык акчалары булмаган яки җитәрлек булмаган пассажирларны төшереп калдыру очраклары да сирәк күренеш түгел. Моннан тыш, акча белән түләү пассажирларга уңайсызлык тудыра, электрон түләү тизрәк һәм уңайлырак.

Шундый ук законнар Русиянең кайбер төбәкләрендә, мәсәлән, Мәскәү өлкәсендә эшли һәм инде үз нәтиҗәлелеген күрсәткән. Кабул ителгән очракта закон 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: