+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 Май 2023, 20:50

Иссез әрем кан тамырларын ныгыта

Ул төрле ашлар өчен бик яхшы тәмләткеч тә әле.

Иссез әрем кан тамырларын ныгыта
Иссез әрем кан тамырларын ныгыта

Һәр хуҗабикәнең аш бүлмәсендә төрле аштәмләткечләр бардыр, мөгаен. Ә менә шул аштәмләткеч үсемлекләрне үз бакчаңда үстерү тагын да күңеллерәк. Беренчедән, алар тирә-якка хуш ис тарата, икенчедән бакчага матурлык өсти. Алар өчен әллә ни күп урын да кирәкми, кечкенә түтәл дә җитә. Иссез әрем (эстрагон) кебек шифалы үләннең орлыкларын турыга түтәлгә чәчеп тә, үсентеләр белән дә үстерергә мөмкин. Көннәр җылынгач, үсентеләрне түтәлгә чыгарып утыртсаң, иртә яздан көзгә кадәр яшел аштәмләткеч һәм дару үләне бакчаңда гөрләп үсә.

Иссез әрем — бик матур һәм файдалы үлән. Аның төнәтмәсе кан тамырларын ныгыта. Эстрагонның яшь бәбәкләрен салатка кушалар һәм аштәмләткеч итеп тә кулланалар. Аның яфраклары — итле, балыклы, кош итеннән, йомыркадан әзерләнгән ризыклар өчен бик яхшы тәмләткеч.

Шулай ук хуҗабикәләр бу үлән яфракларын кыяр, помидор тозлаганда да куллана.

 

 

Фото: 7ogorod.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: