+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 Май 2023, 22:00

Чәйнең кайнарын эчәргә яратасызмы?

Артык кайнар чәй эчү кайбер авыруларга сәбәпче була, ди белгечләр.

Чәйнең кайнарын эчәргә яратасызмы?
Чәйнең кайнарын эчәргә яратасызмы?

Күпләр тирләп-пешеп кайнар чәй эчәргә ярата. Шул ук вакытта кешеләр югары температуралы эчемлекләр организмга зур зыян китерергә мөмкин, дип уйламый да.

Белгечләр үткәргән тикшеренүләр буенча, температурасы 60 градустан югарырак булган эчемлек кайнар санала. Көн саен артык кайнар чәй эчү тамак яман шеше белән авыру куркынычын 2 тапкырга, ә ашказаны яман шеше белән авыру куркынычын 8 тапкырга арттыра икән.

 Кайнар эчемлек авыз куышлыгы һәм үңәч ялкынсынуга, ә артык эссе чәйне даими куллансаң, хроник пешүгә китерә. Тәм рецепторларының эше шактый начарлана, һәм кешегә ризыктан ләззәт алу авырлаша. Югары температура тешнең эмален какшата, анда кечкенә ярыкчыклар барлыкка килә. Ә бу кариес барлыкка китерә. Кайнар чәй йогынтысында борын куышлыгында кан тамырлары киңәя, бу борыннан кан агу китереп чыгарырга мөмкин.

 

 

Фото: podacha-blud.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: