+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 Май 2023, 12:25

“Рыжик” исән!

Коткаручылар кеше гомерләрен генә түгел, кечкенә җан ияләрен дә кайгырта.  

“Рыжик” исән!
“Рыжик” исән!

Салаватта күпкатлы йортның бер фатирында балкон янган. Калинин урамындагы янгын турында мәгълүмат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе диспетчеры пультына 12 май кичендә килгән. Төбәк ведомствосының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын сүндерүчеләр килгән вакытта алтынчы каттагы балконны ут ялмап алган була.

Күпкатлы йортның өске катлары төтен белән капланган. Коткаручылар янгын сүндерү белән бергә, хәвефле урыннан кешеләрне эвакуацияләүгә керешкәннәр. 11 кеше коткарылган, аларның өчесе балалар. Шулай ук МЧС хезмәткәрләре төтен сулаган мәчене коткарганнар. Аңа шунда ук беренче ярдәм күрсәтелгән.

Бүген иртәнгә “Рыжик”ның хәлләре яхшы, дигән хәбәр килеп иреште.

Коткаручылар кеше гомерләрен генә түгел, кечкенә җан ияләрен дә кайгырта. Рәхмәт яусын сезгә, янгын сүндерүче абыйлар!

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: