Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
15 Май 2023, 21:55

Матур гаилә – ил күрке

Бүген – Халыкара гаилә көне.

Матур гаилә – ил күрке
Матур гаилә – ил күрке

Шул уңайдан Башкортстанда Гаилә атналыгы старт ала. Әйтергә кирәк, бу акция республикада инде алтынчы тапкыр уздырыла.
Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бүген республикада 470 меңнән артык гаилә бар, аларның 59 меңе – күпбалалы. Идел буе төбәкләре арасында бу нәтиҗәләр белән без – беренче, ә Русия буенча җиденче урында.

Гаилә атналыгы кысаларында Башкортстанның төрле төбәкләрендә бик күп чаралар уздырыла. Бүген, 15 майда, тематик атналыкны «Гаилә хиты» акциясе ача. Аның кысаларында бер оешмада бергә эшләүче парларга бер-берсен бәйрәм белән котларга тәкъдим ителә.
16 майда, “Гаилә игелеге бумерангы” акциясе башлана. Акциядә катнашырга теләүчеләр балалар товарлары (яңа яки кулланылышта булган әйберләр) белән ике һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләр белән уртаклаша ала: коляскалар, урындыклар, уенчыклар, чаналар, велосипедлар һәм башка җиһазлар кабул ителә.
Чәршәмбе көнне, 17 майда, “Файдалы очрашулар марафоны” үтәчәк. Мәгариф бүлекләре, үсмерләр клубларында һәм “Гаилә” үзәкләрендә эшләүче белгечләр балаларга һәм ата-аналарга җәйге ялларны актив һәм кызыклы итеп оештыру мәсьәләсе буенча консультация бирергә әзер.
Очрашу урыны һәм вакыты: Күпфункцияле үзәкләр мәйданчыклары, үсмерләр өчен клублар, мәдәният йортлары мәйданчыкларыда 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр.
Шул ук көнне “Гаиләләр өчен җәйге иң яхшы 5 маршрут” чарасы кысаларында туризм буенча белгечләр балалары булган гаиләләр өчен Башкортостан буенча популяр туристик маршрутлар белән таныштырачаклар. Очрашу онлайн форматта узачак.

Фото: freepik.com.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: