+17 °С
Болытлы
Кичә, 19 май көнне, Уфа абуйлап төсле трамвай маршрутка чыкты. Әлеге күчмә арт-объект башкала урамнары буйлап 5нче трамвай маршруты буенча йөри. Чиратта тагын икәү бар әле. Трамвайларны Александра Эшли бизәгән.
Граффити “Меморандум” фестивале кысаларында эшләнгән. Сурәтнең сюжеты, трамвай ишекләре ачылганда, озынколакны эшләпәдән чыгаруны чагылдыра.
“Бу халык телендә “куян” дип йөртелүче билетсызларга үзенә күрә кисәтү”, - ди проект оештыручылары.
Фото: Уфа шәһәре мэриясе