+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
20 Май 2023, 14:20

Май аенда карбыз ашарга ашыкмагыз!

Бик теләгәндә аны кайдан сатып алырга соң?

Май аенда карбыз ашарга ашыкмагыз!
Май аенда карбыз ашарга ашыкмагыз!

Җәен генә өлгерә торган җиләк-җимешләрне хәзер кибетләрдә ел әйләнәсенә диярлек күрергә мөмкин. Мае ае булса да, кибет киштәләрендә инде күптән ямь-яшел карбызлар күзне кызыктырып тора. Тик аның файдасы җәйдәге карбызныкы кебек микән соң? Май азагы-июнь башында бу җимешне ашау сәламәтлеккә зыян китермәсме?

 

Әлеге карбызлар, гадәттә, Әстерхан, Иран, Кытай, Таиландтан һәм җир шарының башка җылы якларыннан кайтартыла. Әмма бу аларның организмга зыянсыз булуын бер дә расламый. Карбызга сусыл, татлы һәм кып-кызыл булып өлгергәнче, кимендә 100 көн кирәк. Билгеле, үстерүчеләр бу вакытны ничек тә кыскартырга тырыша. Шул юл белән халыкка "иртә өлгерүчән" сортлар тәкъдим ителә. Әлбәттә, болай ашыгу җимешнең тәмендә сизелми калмый. Ул үсүен үсә, тик тәм сыйфатлары өлгереп җитми.

 

Өлгерүне тизләтүче химик чараларга килгәндә, төгәл генә җавап юк. Бу сорауга җавапны тиешле экспертизадан соң гына алырга мөмкин. Читтән китерелгән яшелчә-җимешләр, кагыйдә буларак, нитратларга тикшерелә, ә кибетләрдә алар тиешле сертификатлар булмаса сатыла алмый. Сәламәтлек өчен хәвефсез карбыз сайлыйм, дисәң, аны зур партияләп сатылган кибетләрдә генә алырга киңәш ителә.

Шулай да иртә өлгергән карбызлар белән бик мавыгырга киңәш ителми. Сәбәбе – карбыз үсеш тизләткечләрне, нитратларны һәм башка ашламаларны үзенә җыя. Ә менә балаларга, хроник авырулары булганнарга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә табиблар сатуга иртә чыккан карбыз ашаудан баш тартырга киңәш итә.

 

Фото: freepik.com

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: