Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
20 Май 2023, 10:10

Нинди ботка иң файдалысы?

 “Роспотребнадзор” белгечләре сәламәтлек өчен иң файдалы боткаларны атады.

Нинди ботка иң файдалысы?
Нинди ботка иң файдалысы?

Балалар да, өлкәннәр дә ботка ашарга ярата. Шулай гадәткә кергән инде, иртән өстәлдә тәмле ботка булырга тиеш. Дөрес туклануда боткалар файдалы ризык булып тора. “Роспотребнадзор” белгечләре сәламәтлек өчен нинди ярмалар иң файдалы булуы турында сөйләде.

Иң файдалы ярмаларның берсе — солы ярмасы, анда бик күп витаминнар һәм минераль матдәләр бар. Шулай ук анда аксым һәм кирәкле үсемлек майлары күп. Икенче урында — арпа ярмасыннан пешерелгән ботка, анда аксым һәм углеводлар күп, ә өченче урында – вакланган арпа ярмасыннан әзерләнгән ботка (ячневая), аны да арпадан ясыйлар. Андый ярма бик туклыклы һәм җепселләргә дә бик бай.

Дөге исә катлаулы углеводлар һәм аксым чыганагы. Моннан тыш, анда крахмал күп. Дөге боткасы ашкайнату системасы авырулары вакытында киңәш ителә. Аны яшелчәләр һәм кузаклылар белән кушып ашау да яхшы булачак.

Моннан тыш, “Роспотребнадзор” белгечләре В төркеме витаминнары буенча лидер булган карабодайны ешрак кулланырга киңәш итә. Шулай ук анда магний, тимер, калий, фосфор һәм башка минераль матдәләр күп.

 

 

Фото: noelle.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: