+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 Май 2023, 17:45

Китапның астын өскә әйләндереп укы!

Каникуллар вакытында балагыз бу күнегүне гадәткә кертсен. Ни өченме?

Китапны баштанаяк әйләндереп укы!
Китапны баштанаяк әйләндереп укы!

Баланы тиз укырга ничек өйрәтергә? Гади күнегүләр уку күнекмәләрен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

1. Китапны әйләнедереп уку.

Гади китап битенең аскы ягы өскә әйләндереп куела. Баланың бурычы: күзләрен уңнан сулга күчереп, текстны уку. Мондый алым баш мие эшчәнлеген активлаштыра, хәтерне, игътибарны яхшырта.

2. Өлешчә капланган сүзләрне уку.

Башта юлдагы хәрефләрнең аскы яртысы ябыла, бала текстны укый, ә аннары өске яртысын ябып укый. Хәрефләрнең өске өлеше яшерелгәндә, аларны тану авыррак, әмма түбәндәге юллар бу вакытта тулысынча ачык. Күпчелек балалар бу алымны тиз аңлый, түбәндәге юлны истә калдырырга тырыша. Күнегү нәкъ менә шушы хәйлә өчен исәпләнгән дә инде.

3. Тартыкларны уку

Тирән сулыш алына һәм һаваны чыгарганда бер рәттәге 15 тартык хәреф укыла.

БТМПВЧФКНШЛЖЗЦС

КВМСПЛБШГРДБЛСТ

ПРЛГНТВСЧЦФБХНМ

ВМРГКТБДЗЩЗБЧВН

ФЩМЖДШХЧМКПБРВС

ПТКЗРМВДГБФКЗРЧ

 

4. Берничә тапкыр уку.

Текст бер минут эчендә укыла. Шуннан соң нинди сүздә калуны билгеләргә кирәк. Аннары бала бу өзекне кабат укый. Нәтиҗәләрне чагыштырыгыз – икенче тапкыр берничә сүзгә күбрәк укылачак.

Балага күренеп торган мондый нәтиҗә ошаячак  һәм ул аны яхшыртырга теләячәк. Бер үк өзекне өч тапкырдан да артык укырга ярамый.

5. Казанышлар таблицасын төзегез.

Анда күнегү нәтиҗәләрен язып барыгыз һәм баланы уңышлары өчен мактап, дәртләндерегез. Иң мөһиме – даими шөгыльләнү.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: