Сәламәт кеше көненә ике-өч кисәк икмәк ашый ала. Бу хакта табиб-диетолог, аллерголог-иммунолог Марина Аплетаева белдерде.
"Әгәр артык гәүдә авырлыгы яки шикәр диабеты булса, ак икмәктән баш тарту яхшырак, чөнки анда тиз углеводлар бар. Ашказаны-эчәк авырулары булганда арыш икмәген ашарга киңәш ителми", — ди диетолог.
Бөртекле икмәкнең бернинди дә каршы күрсәтмәләре юк диярлек. Аны артык гәүдә авырлыгы һәм шикәр диабеты булганда да, сәламәт кешеләр белән бер үк күләмдә рационга кертергә мөмкин: көнгә ике-өч кисәк, ди Аплетаева.
"Бөртекле икмәкне диетага кертү яхшы. Ул эри торган азык җепселләрен үз эченә ала һәм ашказаны-эчәк тракты моторикасын стимуллаштыра. Гомумән, ул сыйфатлы булса, кирәкле һәм файдалы ризык", — дип нәтиҗә ясый эксперт.
Фото: rogozhka.ru