Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
25 Май 2023, 16:55

Валераны урлаганнар...

Русиянең иң кечкенә һәйкәлен урлау мизгеле камераларга эләккән.

Валераны урлаганнар...
Валераны урлаганнар...

22 май көнне башкаланың Мостай Кәрим урамында шәһәр үзәген бизәп торучы көмештән коелган бөҗәк фигураны урлаганнар. Урлаучыларны камералар "эләктергән" һәм аларның шәхесләре ачыкланган.

"Соңгы кыңгырау" көнендә мондый вәхшилеккә бәйрәмнең төп сәбәпчеләре -  чыгарылыш сыйныф укучылары барган. Видеоязмада сурәтләнгәнчә, һәйкәл янында бәйрәм тасмасын таккан кыз һәм егет бөтерелеп йөри.

 Әлеге талпан фигурасы "табигатьтә һәр бөҗәк тә мөһим" дигән идеяне яктырту максаты белән моннан ике ел элек куелган иде. Һәйкәл авторы көмөш Валераны янә куярга вәгъдә итә. Аның сүзләренчә, ул "акылсыз балалар" аркасында полициягә мөрәҗәгать итәргә җыенмый.

Фото: bashinform.ru

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: