+25 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 Май 2023, 20:05

Микродулкынлы мичне ничек чистартырга?

Биш ысул сезгә ярдәмгә килер.

Микродулкынлы мичне ничек чистартырга?
Микродулкынлы мичне ничек чистартырга?
  1. Иң тиз ысул – аш серкәсе. Микродулкынлы мичне майдан һәм башка пычраклардан чистартыр өчен сезгә су һәм 9 процентлы аш серкәсе кирәк булачак. 400 миллилитр суга 2 аш кашыгы аш серкәсе кушыгыз. Бу суны контейнерга салып, мичкә куегыз. Аннары аны 10 минутка кабызыгыз, вакыт узгач тагын 5-10 минутка “ял итәргә” калдырыгыз. Соңынан мичнең эчке стеналарын дымлы чүпрәк белән сөртәсе генә кала.
  2. Иң хуш исле ысул – лимон кислотасы. Контейнерда 2 стакан су һәм 1 калак лимон кислотасын кушып бутагыз. Лимон катнашмасын мичкә куегыз, аны 5 минутка кабызыгыз, сүндергәннән соң тагын 15 минут мич эчендә калдырыгыз. Техниканың стеналарын шул ук лимон суы белән белән сөртегез.
  3. Иң ышанычлы ысул – сабынлы су. Бу ысул берничә минут эчендә көчле пычраклардан котылырга ярдәм итәчәк. Суга савыт-саба юа торган сыекча салыгыз. Аны мичкә куегыз, кабызыгыз һәм сабын эремәсен кайнатуга китерегез. Аннары мичнең эчке ягн сөртеп алырга кирәк булачак.
  4. Иң арзан ысул – сода. Сода һәр аш бүлмәсендә бар. Ул начар исләрне җиңел генә бетерә һәм мичнең стеналарын тырнамый, эзләр калдырмый. Соданы су белән кушып, җепшек масса ясагыз. Әлеге катнашма белән мичнең эчен сөртегез, пычракларын бетерегез. Сода белән аның тышын да чистартырга мөмкин.
  5. Иң гади ысул – пыяла чистарткыч. Пыяла, тәрзә юа торган махсус чара белән микродулкынлы мичнең эчке ягын яхшылап сөртегез. Химия калдыкларын су белән юып төшерергә кирәклеген онытмагыз.

Фото: freepik.com.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: