Кыйгы районында ирле-хатынлы Зенфира Нигъмәтова һәм Рәҗәп Сәйфуллин суда фаҗигане булдырмый калган. Алар Югары Кыйгы авылындагы буада балык тоткан вакытта суга батучы баланы күреп, шунда ук ярдәмгә ташланганнар. Якташларының батырлыгы турында Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко хәбәр итә.
Рәҗәп Мөгтәбар улы шунда ук малай артыннан суга ташлана, ә Зенфира Рәфкать кызы ашыгыч ярдәм бригадасын чакыра. Табиблар килгәндә, алар малайны судан чыгарган һәм аңсыз хәлдәге балага беренче ярдәм күрсәткән була. Хәзер баланың хәле яхшы.
"Авыл җирлекләре башлыклары һәм оешма җитәкчеләре белән узган оператив киңәшмәдә аларга кыю, фидакарь булулары, битараф булмаулары өчен рәхмәт белдердем. Зенфира Рәфкать кызы, Рәҗәп Мөгтәбар улы, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телим", - дип язган социаль челтәрләрдә район хакимияте җитәкчесе.
Фото: Зөһрә Гордиенконың ВК сәхифәсеннән