Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 июнь 2023, 12:15

Яңа “Әлифба”да нинди үзгәрешләр бар?

Дәреслекләр авторы Рамилә Сәгъдиева шул хакта сөйли.

Яңа “Әлифба”да нинди үзгәрешләр бар?
Яңа “Әлифба”да нинди үзгәрешләр бар?

КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы Рамилә Сәгъдиева яңа “Әлифба”га кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды. Аның “Татар-информ” агентлыгына биргән әңгәмәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

“Вәгыйзов һәм Вәлитова төзегән “Әлифба” инде бик күп еллар дәвамында гел нәшер ителеп килә. Хәзер заман үзгәрде. Яңа “Әлифба”ны “укучы берничә дәрестән соң ук мөмкин кадәр күбрәк текстларны укый алсын” дигән принциптан чыгып эшләдек. Күп бала, мәктәпкә укырга кергәнче, инде укый-яза белә. Бу максаттан хәрефләрне башка билгеле бер эзлеклелектә тәкъдим иттек”.

Аның әйтүенчә, яңа «Әлифба» дәреслегендә [к] һәм [қ], [г] һәм [ғ], [в] һәм [w] авазларының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

“Сузыкларның калын/нечкә, тартыкларның яңгырау/саңгырау икәнлеген өйрәтәбез. Бу үзенчәлекләрне төсләр һәм шартлы тамгалар белән аерып күрсәтәбез. Һәр дәрес тыңлап аңлау күнекмәсен булдырудан башлана. Укытучы үзе тәкъдим ителгән текстны укый яисә электрон дәреслектәге аудиоязмадан тыңлата”, — диде Рамилә Сәгъдиева.

КФУ галиме текст белән бәйле этәргеч сораулар бирү укучыларны игътибар белән тыңларга, тыңлаган материалны истә калдырырга өйрәтә дип саный.

“Шул текстка таянып, укучылар теге яки бу авазның дөрес әйтелешенә ирешергә тиеш. Аннан шул авазның язудагы тамгасына – хәрефкә игътибар иттерелә. Алга таба хәрефләрдән иҗекләр, сүзләр төзү, җөмләләр һәм текстлар уку кебек эш төрләре тәкъдим ителә. Һәр дәрестә көчле укучылар өчен тоташ текстлар да урын алды”, — ди ул.

 

 

Фото: shahrikazan.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: