Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 июль 2023, 21:05

11 июль — Шоколад көне

Иң популяр тәмлекәч турында 9 кызыклы факт!

11 июль — Шоколад көне
11 июль — Шоколад көне

1. Кара шоколад йөрәк сәламәтлеге өчен яхшы. Антиоксидантлар күп булу сәбәпле, ул кан басымын төшерә, йөрәк авыруларыннан саклый.
2. Ак шоколад бөтенләй шоколад түгел. Ак шоколадта какао порошогы юк, мае гына бар. Бу май бик тәмле түгел, шуңа күрә аңа сөт майлары, ванил һәм шикәр өстәлә.
3. 10 шоколад җитештерү өчен бер агачның еллык уңышы кирәк.
4. Шоколад кәефне яхшырта, баш миендә серотонин күләмен арттыра.
5. Стресс кичергән кешеләр шоколадны 55 процентка күбрәк ашый.
6. Бер стакан кайнар шоколад авырткан тамакны тынычландыра һәм ютәл рефлексын баса.
7. Майя телендә шоколад «әче су» дигәнне аңлата.
8. Шоколад җитештерү өлкәсендә дөньяда 50 миллионга якын кеше хезмәт сала.
9. Дөньяда беренче шоколад плиткасы Англиянең Cadbury шоколад фабрикасында 1842 елда чыккан.

Фото: freepik.com.

Автор: Алина Сабитова
Читайте нас