Мәчеләр иң популяр йорт хайваннары булып санала. Алар планета буенча миллионлаган кешенең йөрәген яулага. Шунлыктан махсус бәйрәмнәре дә бар — Бөтендөнья мәчеләр көне. Ул ел саен 8 августта билгеләп үтелә. Бу традиция 2002 елда Халыкара хайваннарны яклау фонды инициативасы белән барлыкка килә.
Мәчеләр көнендә дүртаяклы дусларыбызны иркәләргә, яратырга һәм аларга тормышыбызны ямьлерәк иткәннәре өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Бу көн шулай ук йортсыз мәчеләр проблемасына игътибарны җәлеп итүнең яхшы ысулы булып санала.
Тормышыбызны ямьлерәк, җылырак, ягымлырак иткән йомшак мыраҗаннарыгызны яратып алыгыз. Алар өчен сезнең мәхәббәт - иң кирәге һәм кадерлесе.
Фото: freepik.com.