Кичә, 15 ноябрьдә, Дәүләт думасы депутатлары мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертүне беренче укылышта кабул итте. Алар мәктәпләрдә балаларның телефон куллануын тыюга һәм хезмәт дәресләрен кире кайтаруга кагылды.
Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин телеграмканалында парламентарийларның закон проектын Русия халкының тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләп бетерү турында карар кабул итүләрен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, икенче укылышка төзәтмәләр кертеләчәк, аларга ярашлы рәвештә, ашыгыч очраклардан тыш, дәресләрдә телефоннар тыелачак һәм мәктәпләргә мәҗбүри предмет буларак хезмәт дәресе кайтарылачак.
"Хезмәт тәрбиясе – белем бирү процессының аерылгысыз өлеше. Бу һәр бала өчен кирәк. Эш сөю – балалар үсеше өчен яхшы нигез, аларның формалашуы һәм киләчәктә уңышларының нигезе. Төзәтмәләрне декабрь башында карарга планлаштырабыз", – дип язган Вячеслав Володин.