-28 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 ноябрь , 09:00

Балаң сине санга сукмый башласа...

Психолог моның сәбәбен аңлатты.

Балалар еллар дәвамында тупланган үпкәләре аркасында әти-әниләрен хөрмәт итүдән туктый ала, алар моны элек әйтергә теләмәгәннәр яки курыкканнар. Бу хакта “NEWS.ru” басмасы белән интервьюда гаилә психологы Наталья Панфилова сөйләгән. Белгеч әйтүенчә, конфликтлы хәлләр вакытында сөйләшергә, аңлашырга кирәк.

"Баланың әти-әнисенә үпкәсен белдерә алмаган чаклары була, шуңа күрә аңлашылмаучанлык еллар узгач кына барлыкка килә. Әнә шул җыелып килгән ачу-үпкәләүләр баланың әти-әнисен ихтирам итмәвенең иң төп сәбәбенә әверелә дә инде", - ди Панфилова.

Иң тыныч һәм йомшак баланың да түземлеге бер бетә, моны истә тотарга кирәк, дип ассызыклый белгеч.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в