+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 ноябрь 2023, 19:55

Хәтерне ничек яхшыртырга?

Баш мие өчен бик файдалы берничә ризык бар.

Хәтерне ничек яхшыртырга?
Хәтерне ничек яхшыртырга?

Табиб-невролог Ольга Фурман мәктәп укучыларына, студентларга һәм өлкән яшьтәгеләргә үз рационына әстерхан чикләвеге, балык, алма һәм яшел чәй кертергә кирәк, дип киңәш итә. Ул чикләвектә омега-3 кислоталары барлыгын ассызыклый, алар баш мие өчен бик файдалы. Аның сүзләренчә, көненә алты чикләвек ашау җитә.

“Табигать, әстерхан чикләвеген булдырганда, кешеләргә аларны ашау акылга файдалы икәнен ачык күрсәтеп калдыра — аларның формасы юкка гына баш миенең ярымшарын хәтерләтми торгандыр бит. Әстерхан чикләвегендә омега-3 кислотасы бар, алар ми эшчәнлегенә, хәтергә, нерв системасына тылсымлы рәвештә тәэсир итә”, — дип аңлата белгеч.

Невролог сүзләре буенча, форель, скумбрия һәм лосось балыгында шулай ук омега-3 бар. Моннан тыш, балыкта игътибарны арттырырга һәм хәтерне яхшыртырга ярдәм итүче фосфор бар. Белгеч рационга кузаклыларны да кертергә киңәш итә, чөнки алар аксымга һәм иммунитетны һәм баш миенең эшчәнлеген ныгытучы мөһим матдәләргә бай.

Невролог шулай ук куе яшел төстәге яшелчәләрнең файдасын билгели: аларда А, К витаминнары, фолат, лютеин һәм клетчатка бар, алар когнитив функцияләрнең кимүен акрынайта. Солы да бик файдалы. Ул кан әйләнешен стимуллаштыра, шулай ук анда В төркемендәге витаминнар күп.

Алма витаминнарга һәм микроэлементларга бай, дип ассызыклый белгеч. Моннан тыш, аларда фосфор бар. Бу җимеш иммунитетны һәм нерв системасын ныгыта, ми эшчәнлеген стимуллаштыра. Кишер исә матдәләр алмашын яхшырта, шул исәптән баш миендә, ә киви С витамины күп булганга антиоксидантлар чыганагы булып тора.

Эчемлекләрдән яшел чәйгә өстенлек бирү яхшырак. Ул борчылуны киметә, бу имтиханнарга әзерлек чорында аеруча мөһим, хәтерне ныгыта һәм йокымсырауны җиңәргә булыша.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: