+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 ноябрь 2023, 11:00

Кызлары – Россия, уллары – Природа...

Әти-әниләре балаларына әнә шундый гадәти булмаган исемнәр сайлаган.

Кызлары – Россия, уллары – Природа...
Кызлары – Россия, уллары – Природа...

Яр Чаллы шәһәрендә әти-әнисе яңа туган кыз балага Россия дип исем кушкан. Гадәти булмаган исем турында Кама балалар медицина үзәге табиблары сөйләгән.

Медицина учреждениесендә хәбәр итүләренчә, кыз бала 35 атнада, 1810 грамм авырлык белән туган. Кичә, 17 ноябрь, нарасыйны һәм әнисен медицина учреждениесеннән чыгарганнар, алар үзләрен бик яхшы хис итә.

Кызчыкның әнисе дә гадәти булмаган исемгә ия – Родушка. Әйткәндәй, гаиләдәге беренче бала - улларының исеме дә гадәти түгел. Яңа туган Россиянең абыйсы  –  Природа исемле.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: