-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 ноябрь 2023, 11:05

Иң файдалы җимешләрне беләсезме?

Организмга кирәкле витаминнар бу җимешләрдә аеруча озак саклана.

Иң файдалы җимешләрне беләсезме?
Иң файдалы җимешләрне беләсезме?

Табиб – диетолог-нутрициолог, "Гемотест" лабораториясе эксперты Антон Брыкин сүзләренчә, иң файдалы җимешләрнең берсе — алма.

"Алма — аскорбин кислотасы, калий, кремний, кобальт, молибден, бакыр һәм хромның кыйммәтле чыганагы булып тора. Бу җимеш ми эшчәнлегенә файдалы йогынты ясый, холестерин дәрәҗәсен төшерә, иммунитетны ныгыта. Алма шулай ук үт куыгында ташлар барлыкка килүдән саклый, әмма бу күбрәк пешкән җимешкә кагыла", — ди ул.

Әфлисун да бик файдалы, дип белдерә табиб. Анда эчәклек эшчәнлеген яхшырта, кәефне күтәрә һәм авырудан соң иммунитетны ныгыта торган С, В витаминнары, җепселләр күп. Өстәвенә, яңа сыгылган әфлисун суты аппетитны ача, атеросклероз белән көрәштә ярдәм итә һәм токсиннарны чыгара.

Тагын бер файдалы җимеш — авокадо. Анда K, E һәм B9 витаминнары, шулай ук калий, фолий һәм аскорбин кислотасы күп. Табиб сүзләренчә, бу җимеш йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметәчәк, ашказаны эшчәнлеген яхшыртачак, күзләр өчен файдалы, остеопорозны кисәтергә ярдәм итәчәк, шулай ук сөякләрне һәм буыннарны ныгытачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: