+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 декабрь 2023, 22:05

Теле тимер баганага ябышкан...

Башкортстанда 9 яшьлек малайны бәладән коткару өчен ашыгыч хезмәтләр чакыртырга туры килгән.

Теле тимер баганага ябышкан...
Теле тимер баганага ябышкан...

Күмертауда тугыз яшьлек малай теле белән металл баганага ябышып калган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Кем балачакта салкыннарда тимер ялап карамаган? Бу бик кызык төсле тоела. Ләкин нәтиҗәсе, гадәттә, бер төсле –  салкында тел тимергә ябыша. Менә бүген Күмертауда 2014 елда туган малай өлкәннәргә билгеле булган хакыйкатьне үз тәҗрибәсендә сынап карарга уйлаган һәм „Сапсан-Арена“  спорт комплексының керү төркемендә теле белән металл конструкциягә ябышып калган”, — дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.

Урынга килгән коткаручылар малайның теленә җылы су агызып, баганадан “аерылырга” ярдәм иткәннәр...

 

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: