+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 декабрь 2023, 15:00

Телең тимергә ябышып калса...

Андый вакытта балага ничек ярдәм күрсәтергә?

Телең тимергә ябышып калса...
Телең тимергә ябышып калса...

Балачакта, кышкы салкыннар вакытында, кем генә иренен тимер торбага тидереп карамаган икән?! Кызыкка күреп, әлбәттә. Тик тел тимергә ябышкач, бигрәк тә аны кинәт тартып алганда, бер дә күңелле булмый шул.

Ничек кенә булмасын, мондый хәлләр балалар арасында әле дә еш кабатлана. Андый вакытта нишләргә соң? Беренчедән, телне һич кенә дә тартып алырга ярамый. Бу аны җәрәхәтләргә, хәлне катлауландырырга мөмкин.

Иң яхшысы – телгә җылы сулыш өреп карарга мөмкин. Кайвакыт металлга берничә тапкыр өрү дә җитә. Алай да куптарып алып булмаса, ябышкан урынга җылымса су агызырга кирәк.

Әлбәттә, телдә яралар калчак. Шуңа да хлоргексидин яисә мирамистин белән эшкәртү зыян итмәс. Бу хәлләрдән соң бераз вакыт эссе яисә нык салкын, әче, борычлы ризыклар ашамаска кирәк.

Шуны да онытмагыз: балага салкында гына түгел, гомумән, урамда пычрак торбаларга ирен, тел белән кагылырга ярамавын аңлатырга кирәк.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: