+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
25 март , 15:35

Әтисен 500 мең сум акчасыннан колак кактырган...

Республикада 15 яшьлек кыз төн буена мошенниклар белән аралашкан.

Әтисен 500 мең сум акчасыннан колак кактырган...
Әтисен 500 мең сум акчасыннан колак кактырган...

Салават районында 15 яшьлек кыз әтисенең 488 мең сум акчасын мошенникларга күчергән.

Мошенник социаль челтәрдә аның яшьтәше һәм танышы булган үсмер егетнең аккаунтын җимергән һәм аның исеменнән кызга ышандырырлык итеп смс язган. Янәсе дә кызның әтисе егетнең әнисенең исәбеннән зур сумма акча урлаган. Язганнарын раслау өчен мошенник хәтта акча күчерү турында ялган скриншот та җибәрә.

Аферист кызны барысына да сөйләячәкмен һәм полициягә хәбәр итәчәкмен дип куркыта. Акчаны кире кайтарырга тәкъдим итә, ул чагында бу хакта берсе дә белмәячәк, дип ышандыра.  

Төнлә, барысы да йоклаганда, кыз онлайн рәвештә әтисенең телефоныннан билгесез исәпкә 500 мең сумга якын акча күчерә.

Әти-әниләр, балаларыгыз алдында банк карталарыгызның паролен әйтмәгез, шулай ук аларга аңлатыгыз, әңгәмә үткәрегез, дуслар булып Интернетта бандитлар сөйләшергә мөмкин.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: