Кыярның иң уңышлы сортларын беләсезме, дуслар? Орлык алганда игътибарлы булыгыз, мул уңыш бирә торганнарын гына сайлагыз.
Зозуля F1. 1 квадрат метрдан 20 килограммга кадәр уңыш алып була. Кыярлары 300 грамм тирәсе, озынлыкка 22-24 сантиметр.
Мурaшкa F1. Иртә уңыш бирүче гибрид. Теплицада 1 квадрат метрда 12 килограммга кадәр уңыш бирә. Кыярлары 12 сантиметр тирәсе.
Сибирскaя гирляндa F1. Бер төптән 15тән 30 килограммга кадәр уңыш алырга була. Кыярлары артык зур түгел, тәмле.
Емеля F1. 1 квадрат метрда 16 килограммга кадәр уңыш бирә. Теплицада, пaрникта, балконда аеруча яхшы үсә.
Мaтрицa F1. Иртә уңыш бирүче сорт, утыртканнан соң бер айдан тәүге яшелчәләрдән авыз итәргә мөмкин. Кыярның бу сорты теплица өчен.