+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 апрель , 14:30

“Җир йөзендә Гагариннар беткән дисезме әллә?”

Планетаның беренче космонавтына гомер биргән әти-әни улларының космоска очуын белми дә калган.

“Җир йөзендә Гагариннар беткән дисезме әллә?”
“Җир йөзендә Гагариннар беткән дисезме әллә?”

Илебез тарихында барлык кешеләрне берләштергән, чиксез шатлык, горурлык хисләре кичерергә мәҗбүр иткән тарихи вакыйгаларның берсе – Юрий Гагаринның космик корабта җиһанга күтәрелүе. Бүген, 12 апрельдә совет космонавты Юрий Гагаринның, бөтен дөньяны шаккатырып, “Восток” корабында Җир шарын әйләнеп чыгуына 63 ел тулды.

Кос­монавтның әнисе Анна Гагарина “Слово о сыне” дигән китабында бу көнне болай искә ала.

Улының космоска очачагы турында алдан бернәрсә дә белмәгән Анна Тимофеевна яңалыкны радиодан ишетеп кала. Смоленск өлкәсендәге Гжатск авылыннан халатта һәм тапочкаларда Мәскәүгә чыгып китә ул.
“Мин, елый-елый, метрога таба киттем. Шунда бер хатын килеп:
— Әбекәй, нигә елыйсыз? Кайгыгыз бармы? — диде.
Үзем елмаям, үземнең күзләрдән яшь ага:
— Шатлыгым бар!
— Минем дә. Беләсезме, кеше космоска күтәрелде!
— Беләм, беләм... – димен.
— Аның исеме — Юрий Гагарин. Онытмагыз!
— Онытмам, акыллым, онытмам...”
Эш кораллары салынган тартмасын кулына тотып, күрше авылга китеп баручы әтисе Алексей Ивановичны да юлда туктатып: “ТАСС сөйли, ишеттеңме, улың, майор Гагарин космоста очып йөри”, — диләр.
— Юк, минеке түгел. Минеке — өлкән лейтенант, – ди әти кеше бер дә сер бирмичә.
— Исем-отчествосы туры килә бит: Юрий Алексеевич...
— Җир йөзендә Гагарин Юрий Алексеевичлар беткән дисезме әллә?

Анна Тимофеевна һәм Алексей Иванович гомер буена искиткеч тыйнаклык саклап яши. Юраның уңышлары турында ишеткән саен әти-әнисе шатлык белән бер­гә борчылу кичерә. Әтисе җавап хатына һәрвакыт шушы җөмләне өстәтеп куя торган була: “Горурланма, улым, үзеңне күрсәтү, борын чөю яхшы эш түгел...”

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: