Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 апрель , 08:55

Уфада умызаялар чәчәк атты

Тик сез аларны өзәргә ашыкмагыз!

Уфада умызаялар чәчәк атты
Уфада умызаялар чәчәк атты

Уфада умызаялар чәчәк аткан. Бу хакта социаль челтәрләрдәге үз битендә башкаланың Октябрь районы хакимияте башлыгы Сергей Плотников хәбәр итә. Ул билгеләп үткәнчә, беренче чәчәкләрне “Уфа муенсасы” маршруты буенча йөргәндә күрергә мөмкин.

Башкортстан территориясендә республиканың Кызыл китабына кертелгән күп кенә чәчәк төрләре үсә. Бу Шренка тюльпаны, “Рябчик русский”, “Ирис низкий” һәм кыйммәтле дару үсемлекләре: “Первоцвет крупночашечный”, “Прострел раскрыты” яки «Сон-трава», “Горицвет весенний” (Адонис), аларның запаслары тамырлы үсемлекләрне йолкып алу аркасында кими.

Исегезгә төшерәбез, Кызыл китапка кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлекләрне юк иткән өчен административ җаваплылык каралган. Сатучылар һәм сатып алучылар законсыз эшчәнлеге өчен штраф түләргә мөмкин.

Узган елның язында Президент Владимир Путин Русиянең һәм төбәкләрнең Кызыл китапларына кертелгән аеруча кыйммәтле үсемлекләрне һәм гөмбәләрне белеп юк итү, законсыз җыю һәм сату өчен җинаять җаваплылыгы кертү турында законга кул куйды. Хәзер сирәк очрый торган үсемлекләрне җыеп алган өчен физик затларга 1 миллион сумга кадәр штраф һәм дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, ә законсыз сатып алган яки саткан өчен 1,5 миллион сумга кадәр штраф һәм биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Әгәр җинаять алдан килешү буенча яки оешкан төркем тарафыннан кылынган булса, җыю өчен 2 миллион сумга кадәр штраф һәм сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, ә сатып алу яки сату өчен 3 миллион сумнан алып тугыз елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

 

 

Фото:Сергей Плотников, Vk

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: