+3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 апрель , 11:00

Яңа туфлиләр кыса...

Аларны кибеткә тапшыру соң булган очракта нишләргә?

Яңа туфлиләр кыса...
Яңа туфлиләр кыса...

Яңа сатып алынган аяк киеме кысканда, бик күңелсез дә, уңайсыз да. Мондый аяк кимен ни киеп булмый, ни ташлап булмый, бигрәк тә аларны кибеткә тапшыру инде соң булган очракта. Әгәр дә шундый хәлдә калсагыз, болай эшләп карагыз, ярдәме тими калмас.

Моның өчен аяк киеме ремонтлаучы остага барырга кирәкми.

Яңа туфлиләрне киябез. Фен кабызабыз һәм тулы куәтенә эшләтеп, аяк киемен кайнар һава белән яхшылап җылытабыз. Һава агымын бигрәк тә туфлиләрнең бармак очларын кыскан урынына һәм үкчәсенә юнәлтәбез. Берничә тапкыр шулай кабатлыйбыз.

Ярдәме сезгә дә тисен, аяк киемнәрегез ярый башласын, дуслар!

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: