+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
14 апрель , 13:40

Челтәрләрне юып эләр вакыт

Саргайган челтәрне агартуның берничә ысулын тәкъдим итәбез. 

Челтәрләрне юып эләр вакыт
Челтәрләрне юып эләр вакыт

Бик матур һәм сыйфатлы челтәр дә кайвакыт соры төскә керә.  Күп кенә хуҗабикәләр челтәрне юар алдыннан сабын белән ышкый, агарту өчен “зеленка” яки “синька” куллана. Ә челтәрләр барыбер пычрак-соры төстә.

Сәбәбе нидә соң? Билгеле булуынча, тюль – су температурасына бик сизгер. Әгәр дә сез аны кайнар суда җебетәсез яисә юасыз икән, тузан, май һәм башка матдәләр тукыма җепселләргә “эреп” ябышачак. Һәм сез инде мондый челтәрне беркайчан да агарта алмаячаксыз.

Шуңа күрә тюльне 30 градуста юарга киңәш ителә, аннан да югарырак температура ярамый.

Саргайган челтәрне агартуның берничә ысулын тәкъдим итәбез. 

Тоз. Челтәрне тоз һәм кер порошогы эремәсенә (1 литр суга 1әр чәй калагы исәбеннән) салып, 4–8 сәгать тотарга. Шуннан соң машинада “деликатный режим”га куеп юарга кирәк.

Нашатырь һәм водород перекисе.  Салкын суга нашатырь спирты (3 литр суга 1 чәй калагы) һәм 3 процентлы водород перекисе (3 литр суга 1 аш кашыгы) салып бутарга. Челтәрне югач, шушы эремәгә салырга. Ярты сәгать узгач, чайкарга.  Бигрәк тә табигый тукымалардан эшләнгән челтәр өчен бик әйбәт ысул.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: