Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
14 апрель , 12:15

Язгы авитаминозны ничек булдырмаска?

Берничә ризыкны көндәлек рационга кертергә тырышыгыз.

Язгы авитаминозны ничек булдырмаска?
Язгы авитаминозны ничек булдырмаска?

Табиб-диетолог Елена Соломатина сүзләренә караганда, озак вакыт билгеле бер витаминнар җитмәү җитди авыруларга китерергә мөмкин. Әйтик, А витамины җитмәү күрү белән бәйле проблемаларны тудыра, координация бозыла, В төркеме витаминнарының аз булуы йокысызлык, баш авырту, хәтернең начараюына китерергә мөмкин.  C витамины кытлыгы еш салкын тию һәм вируслы авырулар китереп чыгара, дип ассызыклый табиб.

А витамины җитмәгәндә, рационны фасоль, кишер, кабак, чөгендер һәм бавыр кебек ризыклар белән баетырга кирәк. В төркеме витаминнары җитмәүне чикләвек, миндаль, диңгез продуктлары, әче сөт ризыклары, кипкән җиләк-җимеш, йомырка, икмәк һәм он көрпәсе тулыландырырга ярдәм итәчәк. Шулай ук С витаминына кәбестә, цитруслылар, гөлҗимеш һәм алма бик бай, ә гөмбә, балык мае һәм акмай D витамины җитмәүне тулыландыра.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: