Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
15 апрель , 14:55

Мәктәптә янгын чыккан

Башкала мәктәбеннән 1000нән артык кешене эвакуацияләгәннәр.

Мәктәптә янгын чыккан
Мәктәптә янгын чыккан

Уфада Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре Красноводская урамындагы 110нчы мәктәбенә автомат янгын сигнализациясе хәбәре буенча килгәннәр.

"Укучыларны һәм укытучыларны эвакуацияләү үткәрелде, уку йорты биналарыннан барлыгы 1013 кеше чыгарылды”, — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе беренче каттагы гардероб бүлмәсендә киемнәр янып китүен ачыклаган. 0,5 квадрат метр мәйдандагы янгын сүндерелгән. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Хәзер янгынның барлык шартлары ачыклана.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: