Башкаланың 86нчы гимназия директоры Светлана Михеевага Республика буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Архангельский исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Тикшерү идарәсе хезмәткәре Евгений Каневский Светлана Анатольевнага укучы кызны һөҗүмнән коткарып калуы, балага ташланган ирнең шәхесен ачыклауда ярдәм итүе, күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы, тикшерүчеләргә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә актив ярдәме өчен рәхмәт белдергән.
Хәбәр итүебезчә, 15 апрельдә мәктәп директоры өенә кайтып барганда, подъездга кереп баручы кызны, ә аның артыннан ир кешенең йөгереп кереп китүен күрә. Тиздән ул баланың кычкыруларын ишетә. Подъездга керә һәм явыз ниятле кешене куркыта. Ир качып китә, әмма хатын аның артыннан бара, йөзен камерага төшергә, шуннан соң хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Тиздән ирне тоткарлыйлар. Аңа җенси кагылгысызлыкка каршы җинаятьләр кылуда гаепләү белдерелә, тикшерү вакытына ул сак астына алынган.
Фото: Республика буенча Тикшерү идарәсе