+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 апрель , 10:20

Исемең җисемеңә туры килсен, сабый!

Яңа гына әни булган Алия Төхвәтуллина хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

Исемең җисемеңә туры килсен, сабый!
Исемең җисемеңә туры килсен, сабый!

Күптән түгел генә әни булу шатлыгын кичергән якташыбыз, җырчы Алия Төхвәтуллина социаль челтәрдәге битендә хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

"Мин балаларны бик яратам, кече туганнарымны өзелеп яратам . Үз балаңны тагын да көчлерәк итеп ничек яратып була дип уйлый идем. Моны үзеңнеке тугач кына аңларга мөмкин икән. Бу нинди зур бәхет булуын сүзләр белән әйтеп бетерерлек тә түгел, — дип язган Алия Төхвәтуллина.

"Сүз уңаеннан, исем турында. Пост астында бик күп комментарийлар бар иде. Безне хәтта махсус рәвештә шулай эшлисез, нинди исем кушачаклары белгеле бит инде, дип язучылар да булды. Ышанмассыз, без хәтта бала туар алдыннан бер көн алдан бу хакта сөйләштек һәм нинди исем кушарга белмәдек. Бәләкәчебез тугач кына, без аңладык. Икебезгә дә ошаган вариантлардан сайладык”, — дигән җырчы.

Билгеле булуынча, сабыйга әти-әнисе Алим дигән бик матур исем сайлаган.

“Алим, Галим –  гарәп теленнән кергән ир-егет исеме. Тәрҗемәдә ул “барлык нәрсәне белүче”, “белемле”, “галим” дигәнне аңлата”, – дигән Ришат Төхвәтуллин.

Исемең, җисемеңә туры килсен, акыллы, бәхетле сабый булып үс, Алим!

 

Фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: