+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 апрель , 11:20

Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?

Башкортстанда яшәүчеләргә бәйрәмнәрдә ничек ял итәчәкләре турында сөйләделәр.

Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?
Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?

Май бәйрәмнәре якынлаша, дуслар. Башкортстанда яшәүчеләргә май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкләре турында сөйләделәр. Быел 1 Май Яз һәм Хезмәт бәйрәме чәршәмбегә туры килә. Шуңа күрә ял көннәре 28 (якшәмбе), 29 (дүшәмбе), 30 (сишәмбе) апрель һәм 1 май (чәршәмбе) булачак. Ә шимбә, 27 апрельдә, эш көне санала. Шулай итеп, республикада алда торган эш атнасы алты көнлек булачак.

Аннары русиялеләрне 9нан (пәнҗешәмбе) 12 майга (якшәмбе) кадәр, Җиңү көнен бәйрәм итү хөрмәтенә, дүрт көнлек яллар көтә. Май бәйрәмнәре башка ял көннәрен күчерү аркасында шундый озын булып чыкты. Мәсәлән, 29 апрельгә 27 апрельнең ял көне, 30 апрельгә — 2 ноябрьнең шимбәсе, 10 майга ял көне 6 гыйнварның шимбәсеннән күчерелә.

Быел май аенда барлыгы 11 ял көне булачак. Шуларның сигезе — шимбә һәм якшәмбе ял көннәрендә, тагын өчесе бәйрәм көннәренә туры килә.


Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: