+7 °С
Болытлы
Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе ял көннәрен хәвефсез үткәрү өчен төп кагыйдәләрне истә тотарга чакыра.
Беренчедән, ут белән сак булыгыз. Учак якмагыз, тәмәке һәм сүнеп өлгермәгән шырпыны теләсә кая ташламагыз.
Балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз, ачык тәрәзәле бүлмәдә калдырмагыз. Һәр ел саен Уфада бәхетсезлек очраклары була, балалар биеклектән егылып һәлак була.
Су коену сезонын вакытыннан алда ачмыйбыз, су күтәрелү әле үтмәгән һәм су кирәкле температурага кадәр җылынырга өлгермәгән. Рәсми пляжлар ачылуын көтегез, ди ведомство белгечләре.