Тавык йомыркасы күпләрнең яратып ашаган иртәнге ашы. Ләкин аны кайбер ризыклар белән бергә ашарга киңәш ителми. Кулинар эксперт, дүртенче разрядлы пешекче Юлия Архипова киңәшләре белән уртаклашкан.
Бу сезне гаҗәпләндерергә мөмкин, ләкин йомырка бәрәңге белән туры килми. Бәрәңгедә йомыркадагы кальций һәм тимерне үзләштерүгә комачаулаучы минераллар бар.
Балык белән дә йомырка ашарга ярамый, чөнки алар диңгез продуктларындагы мөһим витаминнарны һәм минералларны нейтральләштерә. Аерым алганда, сүз B7 турында бара.
Йомырканы сөт белән ашарга ярамый, чөнки ике ризык та аерым файда китерә. Дөге һәм йомырка комбинациясендә дә шул ук хәл.
Белгеч әйтүенчә, сыр, ит һәм ветчина да йомырка өчен начар компания, чөнки бу ризыкларның барысында да аксым бар.