+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
21 апрель , 09:45

Башка бернәрсә дә кирәкмәс иде..."

Роман Костомаров бүгенге тормышында иң кыены нәрсә булуы турында сөйләгән.

Башка бернәрсә дә кирәкмәс иде..."
Башка бернәрсә дә кирәкмәс иде..."

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Роман Костомаров үзе белән булган хәлгә ышана алмавын һәм авыру нәтиҗәләреннән шок кичерүе турында "Русия" күргәзмә-форумында сөйләгән.

"Бу вакыйгага кадәр мин үземне көчле кеше дип саный идем: сирәк авырдым, салкын тидердем, берәр нәрсә авыртса, борчылмадым, ике-өч көннән соң барысы да узачагын белдем, хәтта дарулар эчүне дә кирәк дип санамадым. Ә хәзер шаккатам. Бу хәлнең булганына хәзер дә ышана алмыйм. Мин чыныга, күнегүләр ясый идем, һәрвакыт спортта булдым, әмма хәзер үз-үземә ышанычым кимеде. Алга таба яшәргә кирәк, мондый хәлләр минем белән дә, якыннарым белән дә кабатланмасын өчен тырышырга кирәк. Аяк-кулларыгызны саклагыз: мондыйхәлгә эләккәч, мин кул-аякларсыз никадәр кыен икәнлеген аңлыйм. Барысы да яхшы булганда, бу турыда уйламаганым да булмады.

Көндәлек тормыш катлауланды, көн саен үз-үзеңне җиңү. Күзләреңне, колагыңны яки борыныңны да чокый алмыйсың, мин моны рәхәтләнеп эшләр идем һәм башка бернәрсә дә кирәкмәс тә иде. Кырына алмыйм, хатыным яки салонда кырындыралар, тешләремне чистарту авыр. Дачага барып, шашлык кыздыру, учак ягу — бетте, мин хәзер бәйле кеше, үзем генә булдыра алмыйм. Кызганычка каршы, бернәрсәне дә үзгәртеп булмый, тынычланырга һәм алга таба барырга кирәк", — дигән Костомаров.

 

Фото: sport24.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: