+7 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
21 апрель , 11:05

Бу матурлыкны күрдегезме?

Республиканың күп кенә районнарында төньяк балкышы янә кабатланды.

Бу матурлыкны күрдегезме?
Бу матурлыкны күрдегезме?

20 апрель кичендә Башкортстан халкы янә күк йөзендә гаҗәеп матур күренеш күзәтте. Төньяк балкышы фотолары белән социаль челтәрләрдә дә бүлештеләр.

Төнге күктә төрле төсләр белән балкыган бу могҗизаны Чишмә, Дәүләкән, Авыргазы, Бүздәк районнарында һәм Башкортстанның Урал аръягында яшәүчеләр күргән. Билгеле булганча, ул төндә төньяк балкышын илнең урта полосасының күп кенә төбәкләрендә яшәүчеләр күзәтә алган.

Белгечләр әйтүенчә, магнит давылларының иң югары ноктасы нәкъ шул төнгә туры килде. Күрәсең, бу магнит давыллары күктә төрле төстәге балкыш барлыкка килүгә сәбәпче булгандыр да.

Бу инде гадәти булмаган күренешнең беренче очрагы түгел — узган елның апрелендә Һәм ноябрендә республика территориясе өстендәге күк йөзе төрле төсләрдә балкыган иде.

 

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: