Синоптиклар фаразлары буенча, Башкортстанда алдагы ике көндә эссе һава торышы сакланачак.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 22 апрельдә, урыны белән яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез көчле. Һава температурасы көндез +21, +26 градус.
Сишәмбе, 23 апрельдә, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез көчле. Төнлә термометр баганалары +10, +15 градус, көндез +21, +26 градус күрсәтәчәк.
"Гисметео" порталы мәгълүматлары буенча, 24 апрельдән һава температурасының көндез +16, +17 градуска кадәр түбәнәюе, явым-төшем көтелә.