+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 апрель , 10:44

Әниләргә хезмәт көне кыскартыламы?

Депутатлар шундый тәкъдим белән чыккан иде.

Әниләргә хезмәт көне кыскартыламы?
Әниләргә хезмәт көне кыскартыламы?

Русия Хөкүмәте ике һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар өчен хезмәт көнен кыскарту турындагы тәкъдимне хупламады. Бу башлангыч белән ЛДПР фракциясе чыккан иде, дип белдерә “Известия” басмасы.

 “Закон проектында Русия Хезмәт кодексын 18 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызларга атнасына 39 сәгатьтән артык булмаган эш вакытын билгеләүне күз уңында тоткан статья белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Шул ук вакытта күпбалалы ата-аналар, шул исәптән икедән артык баласы булган хатын-кызлар өчен Хезмәт кодексында инде гарантияләр һәм ярдәм чаралары каралган”, - диелә Министрлар Кабинеты аңлатмасында.

Министрлар Кабинетында ассызыклауларынча, хатын-кызлар өчен уңайлы вакытта ел саен түләүле отпуск һәм өстәмә отпуск бирү чаралары каралган. Моннан тыш, аларны эш бирүче теләге буенча эштән куарга , язма ризалыкларыннан башка хезмәт командировкаларына җибәрергә, өстәмә эш, төнге эш, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итәргә ярамый. Моннан тыш, тәкъдим ителгән закон проектын кабул итү хезмәт базарында ике һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кыз эшчеләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген киметү куркынычына китерергә мөмкин, чөнки эш бирүче мондый категориядәге затларны эшкә кабул иткәндә, Хезмәт кодексында инде билгеләнгән өстенлекләрне исәпкә алып, мөмкин булган барлык чыгымнарны бәяләячәк.

Либерал-демократлар мондый бәяләмә белән килешми һәм закон проектын янә Дәүләт думасына кертергә ниятли.

ЛДПР фракциясе башлыгы Леонид Слуцкий билгеләвенчә, фракция әлеге  проектны концептуаль яктан эшләп бетерәчәк, алай гына да түгел, балалы әниләргә ташламалар исемлеген киңәйтәчәк һәм аларны раслауга ирешәчәк.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: