+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 апрель , 14:55

Радик Юлъякшин Олег Газманов белән дуэт башкарган

Искиткеч патриотик җырның көен һәм сүзләрен кем язганын беләсезме?

Радик Юлъякшин Олег Газманов белән дуэт башкарган
Радик Юлъякшин Олег Газманов белән дуэт башкарган

 

Башкортстанның популяр сәхнә йолдызы Элвин Грей (Радик Юльякшин) Русиянең халык артисты Олег Газманов белән дуэт җырлаган. Алар бергәләп Урал Рәшитов көенә һәм сүзләренә язылган “Звездочка в стакане” патриотик җырын башкарганнар.

“Бу – Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, күңелдә йөрткән мәхәббәт һәм патриотизм ялкыны", - дип язган Элвин Грей социаль челтәрләрдә яңа табадан төшкән җырны тәкъдим итеп.

Билгеле булуына, узган елның декабрендә Радик социаль челтәрләрдә Олег Газманов белән бергә төшкән фотосын куйды.

“Бүген шундый кызыклы очрашу булды, сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсәне аңлата? Сезнең вариантлар?" - дип язган иде фото астына җырчы.

Шул вакытта ук аның кайбер җанатарлары артистлар бергәләп трек яздыра дип фаразлаган иде инде һәм бу дөрес тә булып чыкты.

 Фото: Радик Юлъякшинның шәхси аккаунтыннан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: