+7 °С
Болытлы
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы ОРВИны дәвалаганда антибиотикларны исемлектән чыгарырга дигән боерык чыгарган. Ведомствоның тиешле документы рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында бастырылган.
Билгеле булуынча, Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа стандартлары нигезендә, Русия территориясендә ОРВИны дәвалау өчен теркәлгән дарулар исемлегеннән антибиотиклар алып ташланган. Шул ук вакытта исемлек башка препаратлар, мәсәлән, кагоцел исәбенә киңәйгән.