+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 апрель , 11:05

Кыярны теплицага кайчан чыгарырга?

Үсентеләрне “чыныктырып” алырга онытмагыз!

Кыярны теплицага кайчан чыгарырга?
Кыярны теплицага кайчан чыгарырга?

Кыяр үсентеләрен, гадәттә, май аенда утырталар. Бу вакытка туфрак 16-18°с кадәр җылынырга тиеш. Үсентеләр ким дигәндә 15 көнлек, 10-20 см биеклектә, яхшы үсеш алган тамыр системасы һәм 2-3 чын яфраклы булырга тиеш.

Кыяр үсентеләрен теплицага чыгарыр алдыннан “чыныктырырга” кирәк. Моның өчен аны бер атна дәвамында җылы, җилсез һава торышында берничә сәгатькә ачык һавага чыгаралар.

Теплицага яки ачык туфракка утыртырга 7-10 көн кала туфракны яхшылар әзерләргә кирәк: түтәлне казырга, ашлама кертергә.

Җиргә утыртыр алдыннан бер-берсеннән 30-40 см ераклыктагы чокырлар ясыйлар, аларга бүлмә температурасындагы су салып, һәр чокырга кыяр бер уч туклыклы туфрак өстиләр.

Үсентеләргә күчереп утыртырга берничә сәгать кала күп итеп су салырга кирәк. Болай эшләгәндә аларны савыттан тамыр системасына зыян китермичә, җиңел генә алып булачак.  

Кыяр үсентеләрен тамырларын таратмыйча, туфрагын коймыйча, бөтен килеш савыттан алып, әзер чокырларга салалар һәм туфрак белән сибеп, кул белән тыгызлыйлар. Яфраклары туфрак өстеннән бераз югарырак калырга тиеш.

Үсентеләрне туфракка утыртканнан соң, кояштан һәм салкыннан саклау өчен 5-6 көн спанбонд белән каплап тотарга кирәк.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: