+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 апрель , 13:15

Очкылык тотуны ничек туктатырга?

Кайвакыт ул һич көтмәгәндә башлана һәм уңайсызлык тудыра. 

Очкылык тотуны ничек туктатырга?
Очкылык тотуны ничек туктатырга?

Кешенең эчке органнарын һәм үзәк нерв системасын бәйләп торган гизүче нерв күкрәк читлегеннән корсак читлегенә үңәчкә терәлеп үк диярлек үтеп керә. Үңәч белән бергә бу нерв диафрагмадагы кечкенә ярыктан этелеп керә дә ашказанына һәм корсакның башка органнарына китә. Менә шушы кысык урында ул күп очракта җәрәхәтләнә дә инде: ашыгып ашаганда үңәч аша шактый зур ризык телемнәре үтә, гизүче нерв диафрагма өлешендә кысыла һәм ярсый. Аның ярсуы шулай ук ашказанының тиз тулуы, артык күп ашау, шулай ук ашаганда дөрес утырмау һәм курку (кискен сулыш алганнан соң) нәтиҗәсендә дә булырга мөмкин.

Очкылык тотудан арыну өчен түбәндә санап кителгән биш ысул ярдәмгә килә ала:

Сулышны тоткарлагыз. Бу ысул уңайлы, чөнки аны теләсә кайсы урында һәм теләсә кайсы вакытта кулланырга мөмкин. Гадәттә, бу алым стресс аркасында очкылык тотканда булыша. Сулышны 10-20 секундка тоткарлагыз, акрын гына сулыш алыгыз һәм бу күнегүне берничә тапкыр кабатлагыз.

Тел күрсәтегез. Телне мөмкин кадәр ныграк чыгарырга һәм бераз шулай торырга кирәк. Шулай ук тел тамырына басым ясап, косу рефлексын кузгатып алырга була.  

Су эчегез. Аны торбачык аша эчәргә кирәк, ләкин ул кул астында булмаса, бер стакан суны аз-азлап эчәргә дә була. Су салкын булырга тиеш.

Тәм рецепторларын кузгатып алыгыз. Лимон кисәге яисә чеметем тоз, шикәр ярдәм итәчәк. Аны авызыгызда бераз вакыт тотыгыз.

Колакларыгызны куллар белән каплагыз. Колакларны бармаклар белән 20-30 секундка кысыгыз яки колак артындагы йомшак өлкәгә басыгыз. 

Күпчелек очракта очкылык тоту табибка мөрәҗәгать итүне таләп итми, ләкин ул сезне бик озак һәм бертуктаусыз борчый икән, моны санга сукмау дөрес булмаячак.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: