+5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Әллә нинди боз яуган...

Республикада һава торышы көтелмәгән сюрпризлар эшли.

Әллә нинди боз яуган...
Әллә нинди боз яуган...

Бүген республикада һава торышы көтелмәгән сюрпризлар эшли: кешеләр яшен сугудан утсыз калган, авылны су баскан, гадәти булмаган формадагы боз явып үткән. Бу хакта республиканың төрле районнарында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә дә бүлешә.

Мәсәлән, Уфаның Жилино авылы халкы яшен сугудан соң электрсыз калган. Авария-тергезү эшләре алып барыла.


Белорет районының Николаевка авылында яңгырлар күп явуы сәбәпле урындагы Арша елгасы ярларыннан чыккан. Төньяктагы юлны хәзер су баскан. 10 йорт һәм 29 кеше зур җирдән аерылып калган. Алар арасында балалар юк. Торак пункт белән элемтә дә юк.

Әйтергә кирәк, бүген иртән Уфа районының Алексеевка авылында да эре боз явып үтте. Ә менә Авыргазы районының Тукай авылында яуган эре боз бик гадәти булмаган. Кояшка һәм чыршы уенчыгына охшаган сәер формалы боз кисәкләре урындагы халыкны шаккатырган.

Тәүлек дәвамында урыны белән Башкортстанда бик көчле яңгырлар, эре боз, җилнең секундына 21 -26метрга кадәр көчәйүе, яшеннәр сакланачак.

Фото социаль челтәрләрдән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: