+5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 июль , 14:50

Стаканга турап салынган җиләк-җимешне сатып алу хәвефсезме?

“Роспотребнадзор” белгечләре бу сорауга җавап бирә.

Стаканга турап салынган җиләк-җимешне сатып алу хәвефсезме?
Стаканга турап салынган җиләк-җимешне сатып алу хәвефсезме?

Кешеләрнең күпчелеге үзенең туклануына игътибар итә һәм кибетләрдә файдалы ризык сайларга омтыла. Беренче карашка стаканга турап салынган җимешләр сатып алырга  бик уңайлы кебек. Бу никадәр хәвефсез булуын Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” белгечләре аңлата.

“Иң хәвефсез вариант — туралмаган җиләк-җимеш сатып алу, аларны яхшылап юу, аннары үзең кисеп ашау", —  дип киңәш итә экспертлар.

Сәбәбе бик гади. Туралган җимешләрне сатып алганда, сез аларның кайчан кисеп куелганын төгәл белмисез. Димәк, аларның кайчан җыелганын да билгели алмыйсыз.

Шунысын да онытмаска кирәк, күп кенә ризыклар кисеп куйганнан соң файдалы сыйфатларын югалта. Шуңа күрә алар бу килеш никадәр озаграк торсалар, шулкадәр азрак файдасы кала.

Иң мөһиме, җиләк-җимештә бактерияләр бик тиз үрчиләр. Шуңа күрә мондый ризык белән, бигрәк тә эсседә, бик тиз агуланырга мөмкин, дип нәтиҗә ясый белгечләр.

 

Фото:телеграм-канал управления Роспотребнадзора по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: