+5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 июль , 18:30

Диңгез буенда ничек ротавирус эләктермәскә?

Балалар белән ялга җыенучыларга сәяхәтчедән 5 төп кагыйдә.

Диңгез буенда ничек ротавирус эләктермәскә?
Диңгез буенда ничек ротавирус эләктермәскә?

Сәяхәтләр сөюче һәм «Тынгысыз пенсионерлар» блогы авторы Татьяна Рыбинцева мәкерле ротавирустан качарга мөмкинлек бирүче шәхси киңәшләре белән уртаклашкан. Кара диңгез буенда 20дән артык тапкыр ял итеп, бер тапкыр да инфекция эләктермәгән сәяхәтченең киңәшләренә колак салыйк. Әлбәттә, бу очракта сүз тур буенча ял итү турында бармый. Түбәндәге киңәшләр үзаллы сәяхәткә юлланучылар өчен.

  1. Кечкенә балалар белән Кара диңгездә ял иткәндә, без ризыкны һәрвакыт үзебез әзерлибез. Бу минем өчен бик мөһим. Оныгым белән ял итәргә барганда, кунакханә яки мини-отель сайлауның төп критерие – пешерү өчен аш-су бүлмәсе булсын. Минем өчен ашарга әзерләү авыр түгел. Моның өчен күп вакыт кирәкми. Мультиварка кулланам, әгәр дә үз савыт-сабам юк икән, кунакханәдәгене алмас өчен пластик кулланам. Без Абхазиядән 600 километр ераклыкта яшибез, ялга машинада барабыз, азык-төлек һәм мультиварканы һәрвакыт алып барабыз.
  2. Кайда гына булсак та, краннан су эчмибез. Машинада барсак, суны 19 литрлы шешә белән алып барабыз. Әгәр дә андый мөмкинлек булмаса, кибеттән биш литрлы шешәләрдә су сатып алабыз һәм кулланабыз.
  3. Пляжда беркайчан да бернәрсә дә сатып алмыйбыз. Төрле экзотик ризыклар белән сәүдә итүчеләрне күз уңында тотам. Сәүдәгәрләрнең: “Пәхләвә, трубочкалар”, - дип кычкырып йөрүләрен хәтерлисездер. Бу ризыкларны пляж буйлап эсседә сатып алынганчы йөртәләр. Ә агулану билгеләре шул ук ротавирусныкы кебек.
  4. Кафеда беркайчан да торт һәм пироженый кебек тиз бозыла торган ризыклар сатып алмыйм. Без балаларга туңдырма, җиләк-җимеш һәм завод төргегәндегә эчемлекләр генә сатып алабыз.
  5. Һәрвакыт үзебез белән дымлы салфеткалар йөртәбез, даими рәвештә кулларны юабыз, җиләк-җимешләребезне юмыйча ашамыйбыз, ә мөмкинлек булмаса, салфеткалар белән сөртәбез.

"Әнә шулай без балалар белән ялларны һәрвакыт ротавируссыз үтә алдык. Белмим, бәлки, безгә генә шулай бәхет елмайгандыр, әмма Абхазиядә  вакытта кечкенә балалары белән ял итүче күршеләребез дә авыру белән очрашмады", - дип фикерен тәмамлаган Рыбинцева.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: