+5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 июль , 09:20

Питрауда яңгыр яуса...

Синоптиклар алдагы көннәргә ниләр вәгъдә итә?

Питрауда яңгыр яуса...
Питрауда яңгыр яуса...

Алдагы көннәрдә Башкортстанда яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итте республика синоптиклары. Яшен булуы, боз явуы көтелә.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген көндез кыска вакытлы яңгырлар узачак, яшен булуы көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән көчле көчле. Көндез һава температурасы +23, +28 градус.

12 июльдә Башкортстанда яңгырлар булачак, урыны белән көчле, яшен, көндез урыны белән боз явуы көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән көчле көчәючән. Һава температурасы төнлә +12, +17 градус, көндез +18, +23 градус.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, 12-13 июльдә Башкортстанның күпчелек районнарында төрле интенсивлыктагы, яңгырлар көтелә, көньякта һәм көнчыгышта көчле булмакчы.

Халык сынамышларына да колак салыйк.

11 июльдә урман тавышсыз гына шауласа - яңгырга. Яңгырга 3-4 көн кала өрәңге яшь коя башлый.
12 июль - Питрау. Бу көннән соң үсемлекләр үсүдән туктый. "Питрау җитте - җәй үтте" дигән гыйбарә дә бар. Бу көнне яңгыр яуса, иген уңмый дип саныйлар.
13 июль - Күке кычкыруын дәвам итсә, җәй матур һәм озак килә, кар соң төшә. Бу көннән соң күке тавышы тынса, кыш иртә килер.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: