+5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 июль , 09:40

Лагерьдан балаларны эвакуациялиләр

Олы Эйек елгасында су күтәрелү сәбәпле, сменаны вакытыннан алда ябалар.

Күгәрчен районында Олы Эйек елгасының кискен күтәрелүе аркасында "Морадым" балалар сәламәтләндерү лагереннан кешеләрне эвакуацияләү бүген дә дәвам итә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеле булуынча, “Морадым” сәламәтләндерү лагерена юл елга яры аша уза. Явым-төшем аркасында елгада су күтәрелә башлагач, лагерь хакимияте сменаны вакытыннан алда ябарга карар иткән һәм ял итүчеләрне, хезмәткәрләрне кичә үк чыгара башлаганнар. 21 сәгатькә кадәр автобуслар белән 49 кешене — өч өлкән кешене һәм 46 баланы эвакуацияләгәннәр.

 Кешеләрне эвакуацияләү бүген 9.30 да янә башланган. Лагерьда 44 кеше, шул исәптән 31 бала булуы билгеле иде. Аларны Олы Эйек елгасы буйлап моторлы көймәләрдә икенче ярга алып киләләр, анда балаларны һәм өлкәннәрне өч автобус көтә.

"Ата-аналар хәбәр ителгән, балалар белән элемтә саклана, балалар бик яхшы кәефтә, хәтта дискотека оештырганнар. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан  буенча Баш идарәсендә тәүлек әйләнәсе оператив штаб эшли. Хәл контрольдә", - дип аңлатма бирделәр ведомствода.

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: