Балтач районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы “Ява” позывнойлы яугирнең гаиләсендә сөенечле вакыйга булган. Аларның уллары дөньяга килгән. Бу хакта район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итә.
“Безнең якташыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучы “Ява” позывнойлы яугирнең гаиләсе тулыланды. Улы Әмир туды!
Гаиләне яңа туган сабыйлары белән котлыйм, иминлек телим! Хәрбинең хатыны Инзилә Барый кызына сәламәтлек, рух ныклыгы һәм сабырлык! Балалар сәламәт һәм нык булып үссеннәр. Якташларыбызны җиңү белән көтәбез!” – дип язган Илгиз Әхвәс улы.
Сәламәт, игелекле, акыллы булып үссен сабый, әти-әнисенә шатлык китерсен!
Фото: Илгиз Субушев, VK